23 июньдә география, әдәбият, чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла (телдән).
Имтиханнарны 289 катнашучы тапшыра, шул исәптән - 34 укучы юыел тщмамлаучылар. Агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары арасында 26 майда, 16, 17 июньдә үткән имтиханда җитди сәбәп белән катнашмаган яки объектив сәбәпләр буенча имтиханны вакытыннан алда төгәлләгән катнашучылар кертелде. Шулай ук БДИның инглиз теле буенча телдән өлешен яңадан тапшыруга чыгарылыш сыйныф укучылары да кертелгән, аларның эшләрендә предмет комиссиясе экспертлары (телдән өлеш) техник дефектлар ачыклаган, бу әлеге катнашучыларның эшләрен тикшерү һәм бәяләргә мөмкинлек бирмәгән.
Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә мәктәпләрендә 5 имтихан үткәрү пункты оештырылды. ППЭ ның 46 аудиториясендә онлайн-видеокүзәтү алып барыла. Имтихан үткәрүгә 246 педагогик хезмәткәр җәлеп ителде.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.
География һәм әдәбият буенча БДИ нәтиҗәләре 7 июльгә кадәр, инглиз теле буенча - 12 июльгә кадәр үз мәктәбендә һәм Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/ булачак.