Зәйдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узды

2023 елның 23 июне, җомга

21 июньдә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 7 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә   татар теле һәм әдәбияты һәм  татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә  татар телендә эшләүче  укытучыларның  төбәкара семинары узды. Семинарның темасы: «Милли мәгариф һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп векторлары».

Семинар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Пленар өлештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков “Зәй муниципаль районында милләт мәгарифенең торышы: төп күрсәткечләр һәм перспективалы юнәлешләр” темасына чыгыш ясады.

Чарада Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова һ.б. катнашты.

Катнашучылар  4 секциясе бүленеп  үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Секцияләрнең модераторлары - Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International