Рособрнадзор: имтиханның яңа формасы кайчан барлыкка киләчәк

2023 елның 24 июне, шимбә

Дәүләт Думасында чираттагы тапкыр Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр.

Мөмкин хәлме бу?

Билгеләп үтик, БДИны гамәлдән чыгару турындагы сөйләшүләр, Болон системасы принципларыннан чигенү һәм яңа милли югары белем системасына күчү турында сүз чыккач яңгырады.

БДИдан баш тартуны алга сөрүче активистлар имтиханны Болон системасы белән бәйли, бу тамырдан дөрес түгел.

- БДИның Болон килешүенә бернинди катнашы юк. БДИ - урта белем бирүнең йомгаклау ноктасы һәм белем дәрәҗәсен теркәү ул. Болон килешүе - югары белем турында.  Элек интервьюда Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев билгеләп үткән иде.  Психологик яктан кешеләр бу ике тарихны бәйләделәр, чөнки БДИ Болон килешүенә кул куелган вакытта старт алды.Рособрнадзорда имтиханның хәзерге моделе даими рәвештә камилләштерелә дип ассызыклыйлар.

Анзор Музаев шушы көннәрдә хәбәр иткәнчә, хәзер дөньяның бер генә илендә дә имтиханнан башка белемне бәяләүнең башка чарасы юк.

Бүгенге көндә булган БДИ моделен без даими  камилләштерәбез,-диде Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International