2023 елда «Җиңү диктанты» Халыкара агарту акциясендә 1,8 миллионнан артык кеше катнашты

2023 елның 24 июне, шимбә

Быел  бишенче тапкыр узган "Җиңү диктанты" Халыкара агарту акциясе нәтиҗәләре ТАСС матбугат конференциясендә ясалды.  Акция Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясе һәм «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан үткәрелә.

27 апрель көнне акция Россиянең барлык төбәкләрендә узды, шул исәптән яңа  регионнарда  һәм  чит илләрдән 46 дәүләттә. Анда 1,8 миллионнан артык кеше катнашты. Акцияне уздыру өчен 21,5 мең мәйданчык ачылды, дип сөйләде «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты координаторы Александр Хинштейн. Диктантның мәйданчыклары һәм катнашучылары саны елдан- ел арта. Иң яшь катнашучыга быел  11 яшь, иң олысына - 89.

Диктантта катнашучыларга 25 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде: гомуми хәрби-тарихи тема буенча 20 һәм төбәк буенча бишәү, шул исәптән чит ил катнашучылары өчен дә. Диктантның барлык сорауларына 10 меңгә якын кеше дөрес җавап бирде. Быел диктант биремнәре беренче тапкыр алты чит телгә тәрҗемә ителде: кытай, серб, испан, немец, француз һәм инглиз телләре

. 21 июньдә Җиңү музеенда Поклонная тавында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 20 катнашучы кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Киләсе елның маенда алар Мәскәүдәге Кызыл мәйданда Җиңү парадына кунак буларак чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International