Быелгы ел башына Татарстанда барлык мохтаҗ балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү мөмкин булды. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясендә белдерде. «Бүген республиканың муниципаль районнарында, Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарыннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү 100 процентка ирешелде. Биредә торак комплекслары интенсив төзелә һәм балалар бакчаларында урыннарга ихтыяҗ арта, - диде спикер.
Закирова сүзләренә караганда, бу проблеманы хәл итү өчен ата-аналарга, әгәр балаларын илтү мөмкинлеге булса, Казандагы балалар бакчаларында урыннар тәкъдим итәргә мөмкин. "Без бу уңайдан эш алып барабыз", - дип ассызыклады . Республиканың яңа балалар бакчаларына 1 сентябрьдә 1180 бала килер дип көтелә, диде ул.
Хәзерге вакытта яңа уку елына балалар бакчаларын комплектлау дәвам итә.
Бүгенге көндә Татарстанда 2 меңгә якын балалар бакчасына , 1,5-7 яшьтәге 200 меңнән артык бала йөри.