Татарстаннан 100дән артык бала Кырымга "Сәләт" үзәгендә икенче сменага китте

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Кара диңгез яр буйларына Кырымда "Сәләт - Ак Барс" яшьләр үзәге базасында узачак "Сәләт - Җилкән" профильле сменасы китә. Сменада 12дән 18 яшькә кадәрге 120 дән артык бала , шуларның 100гә якыны Татарстаннан киләчәк. Сменаны 6 юнәлешле  бай программа көтә: фотоэш, рәсем сәнгате, спорт, бию, дизайн һәм интеллектуаль үсешнең зур блогы. Ике атна дәвам итәчәк белем бирү өлеше ике циклда һәм балаларга дүрт төрле юнәлеш буенча үз көчләрен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, бала эшчәнлек өлкәсен мөстәкыйль рәвештә сайлый алачак.

Дәресләрдән тыш, сменада катнашучыларга үз осталыкларын һәм талантларын ачарга ярдәм итәчәк берничә мәдәни-массакүләм чара тәкъдим итәчәкләр, уеннар, квестлар, мастер-класслар һәм кичке чаралар узачаклар.

Исегезгә төшерәбез, үзәкнең беренче сменасы  "Сәләт - Дәрт" дип аталган һәм 10 июньдә старт алган иде. Анда Татарстан, Кырым һәм Севастополь, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Төмән һәм Ульяновскидан 161 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International