5-9 нчы сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре 2024 елның 1 сентябренә әзер булачак

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

10-11 сыйныфлар өчен тарих буенча яңа дәреслек 2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә кулланылачак, бу предмет буенча 5-9 сыйныфлар өчен дәреслекләрне киләсе уку елы башына әзерләү планлаштырыла, дип белдерде Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов яңа дәреслекне тәкъдир итү барышында.

Аның сүзләренә караганда, федераль төп белем бирү программалары буенча укыту барлык учреждениеләрдә дә, укучының кайда укуына карамастан, (авыл яки шәһәр мәктәбенд)  белем бирү сыйфатын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Дәреслек авторлары Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский, МГИМО ректоры Анатолий Торкунов, РФА Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян.

Яңа дәреслек дүрт томнан тора. Аерым бүлек МХО ( СВО)  башлану сәбәпләрен аңлатуга, яңа регионнарның Россия составына керүенә, илнең заманча үсешенә багышланган.

Дәреслекнең тәрбияви компоненты укучыларда Ватанга, Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә, мәдәнияткә һәм тулаем тарихка хөрмәт белән карау формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International