Иң күп олимпиадачыларны дүрт муниципалитет мәктәпләре әзерләгән

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Иң күп олимпиадачыларны Казан, Чаллы шәһәрләре ,  Актаныш һәм Саба районнары мәктәпләре әзерләгән . Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова "Татар-информ" үткәргән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Бу муниципалитетларда республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны тотрыклы рәвештә күп", - диде ул.

Закирова сүзләренә караганда, олимпиадаларда укучыларның җиңүләре муниципаль район мәгариф системасының нәтиҗәлелеген дә күрсәтә.

Аерым предметлар буенча олимпиадаларда казанышларга килгәндә, Татарстан укучылары химиядә көчле, дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

"Физика буенча олимпиадалар әзерләүне яңадан карадык. Быел бары тик бер укучы гына Россия дәрәҗәсендә призлы урын яулады, безнең өчен бу җитәрлек түгел. Шуңа күрә чишелеш юлларын эзләүне дәвам итәбез»,- диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International