9 декабрьдә Казанның Совет районы 181 нче күппрофильле мәктәбе базасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика ярышлары узды. Бәйрәм Ватан Геройлары көненә багышланган иде. Ярышларда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге һәм К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучылары катнашты.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр һәм "Чик сакчылары берлеге"запастагы чик сакчылары ветераннары , кинологлар һ.б лар катнашты.
Кунакларга хәрби-патриотик мәктәп музее панорамасын, чик буе гаскәрләренең диңгез өлешләрендә хезмәт иткән И.И. Исхаков картиналары күргәзмәсен күрсәттеләр.