Казанда 2023 елның 19 декабрендә хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак. «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучылар, республикабызның төрле почмакларында яшәүче 120 яшь эшмәкәр үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтәчәк.
Татарстанда икенче ел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында укучыларның эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән киң күләмле «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы гамәлгә ашырыла. Программаны оештыручылар - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Мой бизнес» үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Бирелгән мөмкинлектән файдаланып, сез туганнарыгызга һәм якыннарыгызга уникаль яңа ел бүләкләрен сатып ала аласыз. Сатудан җыелган акчаның бер өлеше "Игелекле Казан" хәйрия коммерцияле булмаган оешмасында тәрбияләнүче баланы дәвалауга юнәлдереләчәк.
Хәйрия ярминкәсе 19 декабрь көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр барачак. Үткәрү урыны: Ямашев проспекты, 115а (Ак Барс Арена стадионы, С секторы, «Кидспейс» балалар шәһәре) .