Роспотребнадзор укучыларның гаджетларны куллану вакытын чикләргә киңәш итте

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Барысы да чама белән булырга, белем бирү процессы һәм өйдә булган  вакытларда төрле гаджетларны куллану уртача булырга, ял һәм физик активлык белән чиратлашырга тиеш. Югыйсә күзләргә  һәм сәламәтлеккә зыяны бар. Әйтик, хәзер Россиядә 10%  балалар һәм яшүсмерләренең йокы режимын бозулары  күзәтелә, чөнки алар төннәрен нинди дә булса җайланмалардан файдалана, диде "РГ" куркынычсыз интернет Лигасы башлыгы Екатерина Мизулина.

Бүгенге  белем бирү процессы интерактив төс ала бара.   Шуңа күрә, мәсәлән, 1-3 сыйныф укучылары өчен дәрестә интерактив тактаны куллану  20 минуттан, ә 4-11 сыйныфлар өчен - 30 минуттан артмаска тиеш. Укыту фильмнарын һәм программаларын күрсәткәндә, биш-җиде яшьлек балаларга 5-7 минут, 1-4 сыйныф укучылары өчен - 10 минут, 5-9 сыйныфлар өчен - 15 минуттан артмаска тиеш.

1-2 нче сыйныф укучыларына персональ компьютер белән 20 минут, 3-4 сыйныфларда - 25 минут, 5-9 сыйныфларда - 30 минут, 10-11 сыйныфларда - 35 минут кулланырга тәкъдим ителә. Ә 1-2 сыйныфларда планшетларны 10 минуттан да озаграк кулланырга ярамый, 3-4 сыйныфларда - 15 минут, 5-11 сыйныфларда - 20 минут.

Мәктәпләрдә телефоннарны тыю мәсьәләсен федераль закон дәрәҗәсендә чикләү планлаштырыла. Куркынычсыз интернет үзәге координаторы Урван Парфентьев билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә телефоннарны тыю мәсьәләсен федераль закон дәрәҗәсендә хәл итү планлаштырыла, хәзерге вакытта ул Дәүләт Думасын һәм Федерация Советын узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International