Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Сергей Цивилев бүген Казан дәүләт энергетика университетының иң яхшы студентларына югары белем бирү турында дипломнар тапшырдылар.
Тапшыру тантанасы Цивилев үткәргән «Энергетика үсеше стратегиясе - технологик университет моделе» лекциясеннән соң «Инжир-2025» киләчәк энергетика инженерларының вузара җәйге мәктәбен ачу кысаларында узды.
Бүләкләрне Татарстан Рәисе һәм энергетика министры кулыннан КДЭУның иң яхшы 12 студенты алды.