Татарстан кадетлары Төньяк флот базасында булды

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3-11 гыйнварда Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусының 10  кадеты өчен  шефлыкка алынган  Мурманск өлкәсе Гаджиево гарнизонының   Төньяк флотының су асты көймәләренең (“Тигр” атом су асты көймәсе) 24 нче дивизиясенә бару оештырылды.

Программага  хәрби частьның  казармаларында булу, бүлекчәнең тормышы һәм көнкүреше белән танышу, махсус кирәк-ярак элементлары белән танышу, П-421 “Юнармеец Беломорья” катерында танышу экскурсияләре , 31 нче дивизиянең  хәрби дан бүлмәсенә , Полярный шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеена бару кертеләгән иде.

2016 елдан  башлап һәр елны ТР хәрби-патриотик клублары активистлары, хәрби-спорт уеннарының Бөтенроссия финалларында катнашучылар командалары вәкилләре Мурманск өлкәсе Гаджиево гарнизонына баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International