Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортларында укуга бәяләрне күтәрмәячәкләр, дип белдерделәр

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

"Коммерция нигезендә белем алучы дәүләт югары уку йортлары студентларына карата бәяләрне үзәкләштерелгән күтәрү булмаячак", - диелә басмада.  Студентларның күпчелеге, бюджет нигезендә дәүләт югары уку йортларында белем ала, диделәр  ведомствода.

Элегрәк, студентларга аерым, яңа ел стипендиясен бирү тәкъдиме белән Мәгариф һәм фән министрлыгына Дума мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова мөрәҗәгать иткән иде.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, министрлык мәгълүматлары нигезендә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, шулай ук Санкт-Петербургта студентларны 50% тан артыгы  чит шәһәрләрдән, ә Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Новосибирск, Орлов, Төмән һәм Томск өлкәләрендә башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән  килеп укучы студентлар саны - 30%тан артык.

Алар өчен, дип саный депутат, аеруча Яңа ел алдыннан,  өйләренә кайту өчен  билетлар сатып алу мөмкинлеге булу мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International