11- 13 гыйнварда сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы ике өлештән торган бер турда үткәрелде. Башта балалар блиц форматында диктант яздылар, аннары «Сәнгать» мәгариф өлкәсенең төрле тематикалары буенча төрле катлаулылыктагы язма биремнәр башкардылар. Укучылар республика олимпиадасының йомгаклау этабы бер турда үтте, анда катнашучылар  биремнәрне язма формада  һәм иҗади биремнәр үтәделәр.

Олимпиадада Казан федераль университетыннан, Казан дәүләт мәдәният институтыннан, Казан дәүләт консерваториясеннән компетентлы жюри эшләде. Җитәкчесе Казан федераль университетының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, социология фәннәре кандидаты Михаил Константинович Яо.

Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясеннән Анна Коровина, Казан шәһәренең Вахитов районы  39нчы урта мәктәптән Лиана Маслова һәм Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбеннән Адель Мөхсинов республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булдылар.

Казан, Чаллы, Азнакай, Югары Ослан, Зәй, Алабуга, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Саба районнарыннан 25 укучы җиңүче булды.

Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Лениногорск, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш муниципаль районнарыннан 44 укучы призерлар булды.

Сәнгать буенча олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнделәр.

Олимпиадада катнашучыларның барысына да алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International