Астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр билгеле булды

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде. Олимпиадада Татарстанның 10 муниципаль районыннан, Казаннан һәм Чаллыдан гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

Олимпиадада катнашучыларны жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университеты, Казан милли-тикшеренү техник университеты профессорлары, КФУның астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Роман Жучков җитәкчелегендәге астрономия укытучылары керде.

Астрономия буенча мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне әзерләгән укытучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.

Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International