Татарстанда химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы тәмамланды

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр «Дуслык» республика олимпиада үзәгендә  8-11 сыйныф укучылары өчен химия буенча йомгаклау этабы узды. Олимпиадада республиканың 36 муниципаль районыннан 120 укучы катнашты.

Химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы бер турда узды,  балалар «Химия»дән  төрле тематикалары буенча язма биремнәр башкардылар.

Олимпиадада КФУ рәисе, химия фәннәре докторы, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Игорь Седов җитәкчелегендә компетентлы жюри эшләде.

Анда Татарстанның 25муниципаль районыннан 46 укучы катнашты (Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Ютазы районнарыннан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International