Казан укучылары француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр булдылар

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда 9ыннан 12 гыйнварга кадәр 7-11 сыйныф укучылары арасында француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Анда Әлмәт, Алабуга, Югары Ослан, Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Яр Чаллыдан һәм Казаннан 78 белем бирү оешмасы катнашты.

Француз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар дүрт конкурс буенча язма формада биремнәр башкардылар: лексик-грамматик тест, уку, язу һәм аудирование. Икенче турда конкурс биремнәрен үтәделәр.

Олимпиадада Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасыннан жюри эшләде.

Француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабының призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International