Чаллының «Кванториум» балалар технопаркы педагоглары командасы бу атнада ике зур чарада мастер-класслар уздырырга әзерләнә.
19 гыйнварда Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Родные-Любимые» Бөтенроссия гаилә форумы узачак, аның кысаларында Гаилә елына старт биреләчәк. Форум кунаклары өчен «Нейротехнология», «Робототехника» һәм «Автомоделирование» юнәлешләре буенча мастер-класслар күрсәтеләчәк.
Шул ук көнне Казанда Республика гаилә фиджитал-фестивале ачылачак, анда нейроармрестлинг буенча ярышлар узачак.