Кравцов: Россиядә популярлык буенча педагогик белем бирү икенче урында

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов Президент Владимир Путин белән очрашуда әйтте.

"Узган ел педагогик белем популярлыгы буенча өченче булса, быел - икенче", - дип белдерде министр.

Путин искә төшергәнчә, статистика буенча, Россиядә физика, математика һәм информатика укытучылары саны кимегән. Канунга үзгәрешләр кертү һәм дүртенче курс студентларына укытырга рөхсәт бирү бу мәсьәләне өлешчә хәл итәргә мөмкинлек биргән. Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләрендә югары уку йортында укучы 50 меңнән артык студент  эшли.

Илдә 5 мең педагогик сыйныф булдырылган, алар булачак педагогларны профориентацияләүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International