Россиядә педагогларның яңа квалификация программасы барлыкка киләчәк. Ул укытучыларга мәктәп укучыларын кызыксындыра торган юнәлешләр буенча үткәреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде.
Президент белән очрашуда бу идеяне физика-математика сыйныфының сыйныф җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы бирде.
"Ул нәкъ менә аның укучыларын кызыксындырган юнәлеш буенча квалификация күтәрүне оештыруны сорады. Мондый укытучылар өчен без „За горизонтами предмета“дип атаган проект оештырабыз ", - дип аңлатты министр.