Татарстанлылар “ТР Электрон мәгарифе” буенча “кайнар линия”гә 18 меңнән артык сорау бирделәр

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Бу хакта брифингта дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

- Кайнар линиягә 18 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Күп өлеше ЕСИА һәм ЕСИАдан башка теркәлү мөмкинлеге белән бәйле, - дип хәбәр итте ул.

Хәйруллин сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең шактый өлеше системада ата-ананың үз баласын гына түгел, чит кеше  баласын да күрүе белән бәйле булган.

- Без системада 20 мең шундый хата ачыкладык. Иске базаны, яңа базаны алдык, тоташтырдык, системаны чистартык, - дип сөйләде Татарстан цифрлар министрлыгы башлыгы.

Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде, дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International