Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутаты Раил Шәмсетдиновка таныклык һәм значок тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның декабрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Раил Шәмсетдиновка "Бердәм Россия" партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандаты тапшырылды. Раил Шәмсетдинов кандидатурасы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси советы президиумы утырышында хупланды.
Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка депутат эшчәнлегендә уңышлар теләде. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Раил Шәмсетдиновка актив булырга һәм тиз арада парламент эшенә кушылуын теләде.
Раил Шәмсетдинов парламентта республиканың педагогик җәмәгатьчелеге, аерым алганда, урта һөнәри белем бирү мәнфәгатьләрен тәкъдим итәргә планлаштыруларын ассызыклады.
Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина да катнашты.