Путин педагогларның абруен яклау буенча чаралар күрергә кушты

2024 елның 20 гыйнвары, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин педагогларның намусын, дәрәҗәсен һәм абруен яклау буенча чаралар күрергә кушты. Бу хакта Кремль сайтындагы хәбәрдә әйтелә.

Хөкүмәт һәм  Президент каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет 2024 елның 1 июленә кадәр тиешле тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.   Моннан тыш, дәүләт башлыгы укытучыларга йөкләнешне регламентлау  вариантларны өйрәнергә кушкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International