1 сентябрьгә Казанда өч яңа мәктәп ачылачак

2024 елның 20 гыйнвары, шимбә

2024 елда Казанда өч яңа мәктәп төзеләчәк: М-14 микрорайонында, «Яз» һәм «Родина» торак комплексында. Мәгариф учреждениеләрен  төзү 1 сентябрьгә төгәлләнер дип көтелә. Бу хакта Идел буе районындагы 19 нчы гимназиянең яңа корпусы белән танышканда Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

Яңа бинада дәресләр дүшәмбедән башланды. 300 укучыга исәпләнгән корпус гамәлдәге мәктәпне бушатырга мөмкинлек бирде.

Шулай ук, мәктәп рестораны форматында яңа ашханә ачылды. Яңа корпуста иҗат залы, универсаль киңлек эшли,ул кирәк булганда  спорт залына трансформацияләнә.

Яңа бина төзелешеннән тыш, искесенә дә капиталь  ремонт ясалган. Биненың түбәсен алыштырганнар, фасадын, инженерлык челтәрләрен һәм керү юлын  яңартканнар, актлар һәм спорт залларын, санузелларны төзекләндергәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International