Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды.
Конкурс шулай ук урта һәм өлкән сыйныф балаларын иҗатка стимуллаштыру, шулай ук укучыларның «Tatarica.Татарская энциклопедия» интернет-ресурсына игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелде. Конкурста катнашучылар үзләренең укытучылары турында эссе яздылар һәм видеофильм ясадылар. Җиңүчеләрнең эшләре онлайн-энциклопедиядә бастырылачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков мондый конкурсның балаларга укытучы һөнәрен яхшырак белергә мөмкинлек бирүенә игътибарны юнәлтте.
Саба районы Өзмә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Азалия Мифтахова бәйгедә Гран-при яулады. Ул журналистика белән кызыксынуын һәм үзен бу һөнәргә багышларга хыяллануын сөйләде. Мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Һадиева әйтүенчә, балалар күп кенә предметларны татар телендә өйрәнәләр, шуңа күрә балалар туган телне яхшы беләләр.