2024 елда 30 төбәкнең мәктәп һәм көллиятләрен пилотсыз авиация системалары белән эшләү өчен җиһазландырачаклар

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов  РФ нын  мәгариф оешмаларында тиешле җиһазландыру планлаштырыла торган субъектлары мәгариф министрлары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Безнең алда планка бик югары: 2030 елга кадәр Президент куйган бурычларны хәл итү өчен кимендә 1 миллион белгеч әзерләргә кирәк. Бу эш өч төп юнәлешне күздә тота. Беренчесе - кадрлар әзерләү, икенчесе - мәгариф программаларын булдыру. Өченче юнәлеш - мәктәпләрне һәм көллиятләрне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү», - диде киңәшмәдә катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, төбәкләрдәге көллиятләр базасында пилотсыз авиация системалары белән эш итү буенча әзерлек үзәкләре булдырылачак.

Һәр төбәктә - проектта катнашучы көллияткә  уртак эшне оештыру өчен 17 дән 20 мәктәпкә кадәр беркетеләчәк.

Үзәкләрнең һәм түгәрәкләрнең тулы канлы эшләве өчен педагог хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү оештырылачак. 2024 елда мәктәпләр һәм көллиятләр өчен 2450 педагог әзерләү планлаштырыла.

Моннан тыш, аларны белем бирү процессларына кертү өчен цифрлы белем бирү контентыннан файдаланып, 20 төрле уку модуле эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International