Казанда Татарстан мәгарифенең йөз еллык тарихы турында китап тәкъдир ителде

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Казанда «Есть одно счастье — быть педагогом. Образование Татарстана: 100 лет созидания и развития»" дип исемләнгән китапны тәкъдир иттеләр. Аны әзерләү эшләре  2023 елда, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән педагог һәм остаз елында башландган иде . Быел нәшер ителгән китап Татарстан мәгариф системасының йөз еллык юбилеена багышланган һәм ул  барлыкка килү һәм үсеш чорында иң мөһим вакыйгаларга күзәтү булып тора. Басма республиканың халык мәгарифе музее фондларында сакланган ,  танылган белем бирү эшлеклеләре, тармак галимнәре, ветераннары, педагогик династияләр, күренекле укытучылар турында,  элек басылып чыкмаган материалларны үз эченә ала. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова мондый китапның басылып чыгуы - зур бәйрәм, диде. Парламентарий  бу китап дәвамы булырга тиеш диде. Республиканың һәр муниципаль берәмлегенең мәгариф системасы турында  кушымта сыйфатында шундый китаплар бастырып чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International