Татарстан мәктәпләрендә беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны башланды

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан мәктәпләрендә 6 июльдән 1 сыйныфка балаларны яздыруның икенче дулкыны старт алды, ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче дулкын теләсә кайсы мәктәпкә эләгергә теләүчеләр өчен, теркәлү һәм яшәү урыны буенча түгел.

Уку йортында буш урыннар калса, мәктәпкә баланы теркәү урыны буенча булмаса да кабул итәләр.

Беренче этап буенча кабул ителгәннән соң мәктәптә буш урыннар калганмы-юкмы икәнлеге турындагы мәгълүматны белем бирү учреждениеләре 5 июльгә кадәр бастырып чыгарырга тиеш иде.

Гаризаны теләсә кайсы мәктәпкә бирергә мөмкин, прописка урынына һәм ташламалар булуга карамастан. Беренче сыйныфка 6,5 яшьтән кечерәк булмаган һәм 8 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган балаларны кабул итәләр.

Кабул итү турындагы карар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә кабул ителергә тиеш. Бу хакта хәбәр "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинетка, шулай ук укырга кабул итү турындагы гаризада күрсәтелгән почта яки электрон адреска киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International