БРИКС саммиты аркасында Казан укучылары 21-28 октябрь көннәрендә каникулларга китәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның башка муниципалитетларында көзге каникуллар көннәре үзгәрмәде , каникул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак.
БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр узачак. Анда 33 ил катнашачак, аларның 24 е илнең беренче затлары.
Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитында якынча 20 ике яклы очрашу үткәрергә планлаштыра.