«Географик диктант-2024» халыкара агарту акциясе беренче тапкыр ике көн узачак. Акция ике форматта - көндезге һәм дистанцион рәвештә узачак.
Диктантны 16 яки 17 ноябрьдә (мәйданчыкны оештыручы карамагына) язарга мөмкин, ә дистанцион форматта җирле вакыт буенча бары тик 16 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә генә мөмкин булачак. 17 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә, көндезге этап тәмамлангач, диктантның экстра-варианты старт ала. Ул 1 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Диктант уздыру өчен мәйданчыкны 2024 елның 8 ноябренә кадәр теркәп була.
«Географик диктант» акциясенең яңалыгы - гаилә темасы: гаилә традицияләре, кыйммәтләре, балалары, буыннар элемтәсе. Гаилә елы кысаларында үткәрелгән "Бөтен гаилә белән сорау яз" конкурсында иң актив дип табылган дүрт гаилә ( Киров, Волгоград, Чабаксар һәм Мәскәүдән) "Географик диктант - 2024" үзәк мәйданчыгына Мәскәүгә чакырылачак.