РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Знание. Первые» мәгърифәтчелек марафоны кысаларында «Шоу со Знанием»да чыгыш ясады. Ул тамашаны алып баручы, популяр тележурналист Андрей Малаховка һәм чарада катнашучыларга җәмгыять белеме буенча дәреслекләр әзерләү, олимпиада хәрәкәтен үстерү турында сөйләде.
Сергей Кравцов мәгърифәтчелек марафонының барлык тамашачыларын Халык бердәмлеге көне белән котлады. Россия мәктәпләрендә гомуми белем бирү программалары буенча уку вакытын ун елга кадәр кыскарту мөмкинлеге турындагы сорауга мәгариф министры якын киләчәктә мондый үзгәрешләр планлаштырылмавын әйтте.
Чарада 9 нчы сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслек тәкъдим итте. Ул Владимир Мединский җитәкчелегендә авторлык коллективы тарафыннан булдырылган һәм тиздән федераль экспертизага тапшырылачәк. Моннан тыш, Россия тарихы буенча дәүләт дәреслекләренең яңа линейкасы әзер инде.