«Бөек Җиңү» Бөтендөнья мәктәп олимпиадасында җиңүчеләр Кызыл мәйданда парад кунаклары булачак

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

“Бөек Җиңү" Бөтендөнья мәктәп олимпиадасы, Ватанны саклаучылар көнендә, 2025 елның 23 февралендә старт ала. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мәктәп укучыларының интеллектуаль ярышы Россия һәм чит илләрдән 100 меңгә якын кешене берләштерәчәк. Олимпиадада җиңүчеләр Мәскәүдә Кызыл мәйданда үтә торган Җиңү Парадында катнашу мөмкинлеге алачак.

Бөтендөнья мәктәп олимпиадасының партнеры Россия Мәгариф министрлыгы. Интеллектуаль ярыш мәктәп укучыларының игътибарын Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына җәлеп итү һәм яшь буын өчен аның истәлеген саклау өчен уздырыла. Олимпиада 10-16 яшьлек балалар өчен рус һәм инглиз телләрендә узачак.

Беренче онлайн-тур 2025 елның 23 февраленнән 21 мартына кадәр, икенче онлайн-тур 24 марттан 11 апрельгә кадәр узачак. Тест биремнәрен үтәүдән тыш, укучылар бирелгән темага эссе язачаклар. Иң яхшы 20 катнашучы финалга узачак, ул 2025 елның 6 маенда Мәскәүдә Поклонная тавында Җиңү музеенда узачак. Барлык финалистлар истәлекле призлар һәм бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. Өч җиңүче Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнашу мөмкинлеге алачак.

Беренче тапкыр “Бөек Җиңү” олимпиадасы 2020 елда үткәрелде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International