Мәскәү физик-техник институтында ясалма интеллект педагогларын укыту йомгаклары буенча Бөтенроссия конференциясе тәмамланды. Чарада мәктәпләр укытучылары катнашты, аларга «Ясалма интеллект: киләчәккә старт» өстәмә белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү узды. Программа 2024 елда берничә дәрәҗәдән торды: «Ясалма интеллектка тиз старт», «Укытучылар өчен ясалма интеллект», «Информатика укытучылары өчен ясалма интеллект технологияләре», шулай ук «Ясалма интеллект буенча олимпиадаларда катнашырга әзерләнү». Квалификацияне күтәрүдә информатиканы гына түгел, теләсә нинди предметларны укыткан укытучылар да катнаша алган. Конференция «Искусственный интеллект» федераль проектын өчьеллык тормышка ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышу мәйданчыгы булды.
Аны үткәрү кысаларында "Һәр мәктәптә ясалма интеллект кирәкме" темасына пленар дискуссия оештырылды. Анда РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Цифрлы үсеш һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Альянс компанияләре вәкилләре катнашты. Россия Мәгариф министрлыгының Цифрлы трансформация һәм зур мәгълүматлар департаменты директоры Андрей Горобец билгеләп үткәнчә, ясалма интеллект инструментлары мәктәпләрдә торган саен күбрәк таралыш ала һәм предметларны үстерергә ярдәм итә, ләкин алар фәнне үзләштерүне алыштырырга тиеш түгел.