Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов кадетлар мәгарифен үстерү мәсьәләсе буенча хакимият органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Ул 2025 елда әлеге юнәлешкә багышланган форумны уздыру кирәклеге турында хәбәр итте. Статс-секретарь - Россия Федерациясе оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева кадет хәрәкәте мәктәп мәгарифенең мөһим юнәлеше булып тора, дип өстәде.
Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә педагоглар махсус хәрби операция зонасына китә һәм аннары яңадан мәктәпләргә һәм вузларга кайта. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторлары Светлана Орлова һәм Дмитрий Зайцев чыгыш ясады.