Татарстанда яшьләр өчен БПЛА пилотлар мәктәбе уза

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

6 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Мирас-Наследие» сәламәтләндерү лагере базасында Зеленодольск районында «БПЛА пилотлар Академиясе: киләчәк операторлары» уза, анда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан яшь кешеләр пилотсыз авиация системалары белән идарә итү һәм эксплуатацияләү нигезләре белән таныша алачак. Проектның максаты «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты бурычларына туры килә.

«БПЛА пилотлар академиясе: киләчәк операторлары» проекты Татарстан Республикасы яшьләренең иҗади инициативаларына ярдәм итүнең ресурс үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәмендә «Архангел» БПЛА мәктәбе, «Авангард» яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең укыту-методик үзәге» белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International