«Яшел Зачет» Бөтенроссия экологик тесты 2024 елның 18 ноябрендә старт ала. Анда 8-11 сыйныф укучылары һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары катнаша ала. Алар экология, химия, биология, география буенча 600 артык сорауга җавап бирәчәк. «Яшел Зачет» ике этапта үткәрелә. 2024 елның 18 ноябреннән 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк беренче этапта катнашучылар тестлаштыру сорауларына җавап бирәчәк. Иң күп балл җыйган конкурсантлар икенче (очный) этапта узачак, анда аларга олимпиада биремнәрен хәл итәргә кирәк булачак. Тест нәтиҗәләре 2025 елның мартында булачак.
«Яшел Зачет» Бөтенроссия экологик тестын оештыручылар - Стратегик инициативалар агентлыгы, «Диалог» АНО һәм «Компас» экологик инициативаларын яклау һәм үстерү фонды. Чара РФ Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты һәм РФ Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты ярдәмендә тормышка ашырыла.