Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы «Югары мәктәп укытучылары лигасы» төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм Дәүләт идарә университеты белән берлектә "АКАДЕМИЧЕСКОЕ СОБЩЕСТВО" Бөтенроссия югары белем бирү укытучылары форумына барлык кызыксынучыларны да чакыра. Ул 2024 елның 18-19 ноябрендә Мәскәүдә узачак.
Форум читтән торып трансляция һәм мәкаләләр бастыру аша катнашу мөмкинлеге белән көндезге форматта узачак. Форумда катнашучыларны теркәү түбәндәге адрес буенча: https://форумпреподавателей.рф/.