5 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр 1-11 сыйныф укучыларына Учи.ру мәгариф платформасында «Культура вокруг нас» онлайн-олимпиадасында катнашу мөмкинлеге булачак.
Ярышларның төп максаты - рус мәдәнияте, тел, әдәбият, тарих һәм сәнгать белән кызыксынуны үстерү һәм аңа заманча тормыш призмасы аша карау. Проект "Мәдәният" илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Интерактив биремнәр укучыларга үз белемнәрен тикшерергә генә түгел, ә белем дәрәҗәсен киңәйтергә, гомуми эрудицияне арттырырга, шулай ук образлы һәм системалы фикерләүне күнектерергә ярдәм итәчәк..
Олимпиада узу өчен махсус белем таләп ителми. Олимпиада 8 биремнән тора. Биремнәрне чишүгә стандарт булмаган якын килү логиканы һәм тәнкыйди фикерләүне өйрәтергә ярдәм итә.
Олимпиада бушлай. Катнашу өчен https://cultura.uchi.ru/ сайтында теркәлергә яисә Учи.ру.дан логин һәм пароль белән керергә кирәк. Биремнәрне чишүгә 60 минут вакыт биреләчәк. Ярышта катнашучыларның барысы да, нәтиҗәгә карап, сертификат, грамота яки диплом алалар, ә укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.