2024 елның 8,9 10 ноябрендә Татарстан Республикасында 11:00 сәгатьтә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган акция - Идел буеның төп халыкларының туган телләрендә диктант узачак.
Республиканың муниципаль районнарында 297 дән артык мәйданчык оештырылган, 2217 дән артык кеше чуваш, мари, удмурт һ.б. телләрдә диктантлар язачак.
Акция туган телдә (чуваш, мари, удмурт, мокшы һ.б.) грамоталылыкны арттыру, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләренә кызыксыну уяту максатында уздырыла. Диктантта яше, милләте, социаль статусы һәм туган телләрен белү дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә барлык теләүчеләр катнаша.