Мәгариф оешмалары «Татарча диктант» акциясендә катнаша

2024 елның 8 ноябре, җомга

Бүген, 8 ноябрьдә  «Татарча диктант» 2024 акциясе башланып китте.

Әлеге акциядә республиканың барлык мәгариф оешмалары бик теләп катнашалар. Быел да һәр белем йортында татарча диктант язу буенча мәйданчык оештырылды, анда 200 меңнән артык укучы һәм 10 меңгә якын укытучылар, әти-әниләр диктант язарга ният белдерде. Акция иртәгә дә дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре дә бу акциядән читтә калмадылар, бүген 24 кеше үзләренең татар  телен белү дәрәҗәләрен сынап карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International