Чаллыда МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм акцияләре дәвам итә. Бүген Автоградта тагын аларның гаиләләре өчен традицион бәйрәм оештырдылар -220 баланы кинотеатрга чакырдылар. Кечкенә кунаклар «Бернард: Миссия Марс» маҗаралы мультфильмын карадылар. Күңелле һәм мавыктыргыч сюжеттан тыш, төп герой яшь тамашачыларга авырлыкларны җиңәргә һәм яңасын өйрәнергә, югалып калмаска һәм теләсә нинди хәлләрдән җиңүче булып чыгарга ярдәм итә. Яшь тамашачыларны татлы ризыклар һәм сок белән сыйладылар.
Проект координаторы “Бердәм Россия” партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсенең сәяси советы әгъзасы Эдуард Фәттахов. Проектта шәһәрнең бизнес-бергәлеге актив катнаша. Эшмәкәр Егор Юдин финанс ярдәме күрсәткән.