БДИда өч фән буенча эксперименталь өлеш барлыкка килергә мөмкин

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Физика, химия, биология буенча Бердәм дәүләт имтиханында эксперименталь өлеш барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде.

Аның сүзләренчә, Рособрнадзор Россия төбәкләрендәге вәзгыятьне мониторинглауга керешкән, матди-техник база бөтен илдә чыгарылыш укучыларының БДИның гамәли өлешен үтү өчен тигез шартлар оештырырга мөмкинлек бирә. Элегрәк РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомство буйсынуындагы мәгариф учреждениеләренә 2025/26 уку елында керү өчен Бердәм дәүләт имтиханы балларының минималь күләмен билгели торган проект боерыгын әзерләде.

Аерым алганда, рус теле, математика, әдәбият, география буенча БДИда ким дигәндә 40 балл җыярга кирәк; физика, биология, химия буенча 39 балл җитә. Җәмгыять белеме буенча минималь бусага 45 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән, тарих - 36, информатика - 44, чит тел - 30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International