Казан Теннис академиясендә 16 ноябрьдә "Безнең буын" балалар авторлык җырының халыкара телевизион конкурсының финалы узачак. "Хлебные косы" композициясе белән Россияне "Ежевика" Казан триосы тәкъдим итәчәк, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Конкурс кысаларында дөньяның 15 иленнән 9 яшьтән 16 яшькә кадәр яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Шул исәптән Россиягә Кытайдан, Уганда, Кения, Мадагаскар, Мисыр, Монголия һәм башка дәүләтләрдән кунаклар киләчәк. Җиңүчеләрне профессиональ жюри билгеләячәк, аның составына һәр илдән музыкаль сәнгать өлкәсендә бишәр профессионал керәчәк. Моннан тыш, теләгән һәркем проектның рәсми сайтында үзенә ошаган җыр өчен үз тавышын калдыра алачак. Тавыш бирү 15 ноябрьдә төш вакытында ачылачак.