«Студтуризм-2024» Халыкара форум-фестиваленә теркәлү ачылды, ул 4 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр «Сириус» федераль территориясендә узачак. Чарада 2025 елга яңа карарлар эшләү өчен Россиядән, ЕАЭС һәм БДБ илләреннән яшьләр һәм студентлар туризмы өлкәсендә 500 әйдәп баручы белгеч җыелачак. Анда яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше буенча проректорлар, Студтуризм программасын гамәлгә ашыручы югары уку йортлары хезмәткәрләре, студентлар туристик клублары җитәкчеләре, 18-35 яшьлек теләсә нинди белем бирү формасында белем алучы Россия һәм чит ил студентлары, дәүләт хезмәткәрләре, экскурсоводлар, турагентлык, музейлар хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре чакырыла. Форум-фестиваль ике программаны: эшлекле һәм мәдәни-танып белү программаларын берләштерәчәк.