Татарстанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясенә йомгак ясалды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

9 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе булды. Акция нәтиҗәсендә Татарстанның мәктәп китапханә фонды уку, фәнни-популяр, сәнгать, белешмә әдәбияты белән тулыланды. Акциягә мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә йомгак ясалды.

Конкурс кысаларында катнашучылар дүрт номинациядә ярыштылар. «Бүләк итүче иң яхшы район» номинациясендә: республикада 1 нче урынны Теләче районы алды; 2 урын - Азнакай районы; 3 урын - Әлмәт районы. «Бүләк итүче иң яхшы мәктәп» номинациясендә 1 нче урынга Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе чыкты; 2 нче урынга - Яшел Үзән районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицей; 3 нче урынга - Лаеш районының Комлы Кавал авылында «Гармония» күппрофильле лицей.

«Бүләк итүче иң яхшы сыйныф» номинациясендә 1 нче урында - Питрәч районы 1 нче санлы мәктәбенең 6 нчы сыйныфы; 2 нче урында - Югары Ослан гимназиясенең 6 классы; 3 нче урында - Саба районы Шәмәрдән лицееның 3 нче сыйныфы.

«Оешмалар, шәхси затлар һәм ата-аналар арасында иң яхшы бүләк» номинациясендә 1 урынны Яр Чаллы шәһәре Үзәк шәһәр китапханәсенең милли-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Роза Хәмидуллина ; 2 урын - Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Чулпан Шәймөхәммәтова; 3 урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы “Открытие” 107 нче гимназиясендә укучының әнисе Лилия Шанская алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International