Көзге каникул көннәрендә Татарстан лагерьларында 19 мең бала ял иткән

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

"Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, көзге каникул вакытында 19 меңнән артык бала ял итте, шул исәптән 11 меңнән артык бала мәктәп яны лагерьларында. Яшүсмерләр Татарстанда 358 ял оешмасында һәм Кырымда “Сәләт Ак Барс” лагеренда ял иттеләр. Безнең өчен барлык категория балалар өчен сыйфатлы һәм имин ял оештыру мөһим. Әйтик, җәйге каникулларда мобилизацияләнүчеләргаиләләреннән 700 дән артык бала, авыр тормыш хәлендә калган 530 бала, сәламәтлеге чикләнгән 109 бала ял иткән. Уңайлы яшәү шартларыннан тыш, сменаны карауга һәм тулыландыруга да аерым игътибар бирелә. Смена программалары төрле юнәлешләрне үз эченә ала: спорт, иҗат, мәгариф, хәрби-патриотик һәм башка юнәлешләр", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Спикер билгеләп үткәнчә, сәламәтләндерү кампаниясе ТРда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия контролендә булды, аны Ләйлә Фазлыева һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор хезмәттәшләре җитәкли. Шул исәптән, “Җәй” республика үзәге белгечләре ял итү учреждениеләренә тикшерүләр белән бардылар. Җитди хокук бозулар ачыкланмаган, ә кайберләре урында бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International