Санкт-Петербургта 26 ноябрьдә "Профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатының финалы башлана. Ярышта катнашучылар кайбер заманча һәм кирәкле юнәлешләр буенча үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Аерым алганда, сүз геном инженерия, квант технологияләре, мәгълүмати иминлек һәм башкалар турында бара. Чемпионатның җиңүчеләре һәм призерлары илнең иң эре компанияләрендә стажировка уза алачак, шулай ук акчалата призларга ия булачак. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, ярышларда 900 гә якын конкурсант катнашачак.
РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, "Профессионаллар" - урта һөнәри белем системасында иң зур чара, ә компетенцияләр исемлеге икътисадның реаль секторы таләпләре нигезендә формалаша. Ярышны оештыручылар - РФ Мәгариф министрлыгы һәм Санкт-Петербург хөкүмәте. Татарстан Республикасыннан чемпионатта көллиятләр һәм техникумнары һәм мәктәпләреннән 55 укучы катнашачак.