Бүгенге көндә Татарстанда 87 планлаштырылган карьера үзәгенең 84 әзер, җаваплы кешеләр билгеләнгән һәм эш планы формалаша. Искәртеп узабыз, ТР Рәисе кушуы буенча, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең узган Республика август киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча, ЦОПП базасында карьераның база үзәге булдырылган, ул карьера үзәкләрен булдыру һәм үстерү белән шөгыльләнә. Алар һәр көллият һәм училище базасында ачыла. Профориентация тагын да төгәлрәк булачак. Студентларны һөнәр белән инде мәктәп эскәмиясеннән үк таныштыра башлаячаклар һәм эш бирүчегә кадәр озата барачаклар, дип хәбәр итә ТР ЦОПП матбугат хезмәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инфраструктураны үстерү һәм мәгариф эчтәлеген камилләштерү «Мәгариф» милли проектының максаты булып тора.