КФУ һәм КДМУ янә Россиянең иң абруйлы югары уку йортлары исемлегенә керделәр

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның ике югары уку йорты, Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты, RAEX («РАЭКС-Аналитика») агентлыгы тарафыннан төзелгән 2024 елда Россиянең абруйлы уку йортлары рейтингына керделәр. Казан университеты, 2022 елдагы кебек үк, 39,59 балл җыеп, 13 нче урынны алды. Казан медицина университеты исә 13,54 балл җыйды. Шул ук вакытта рейтингка кертелгән 2022 елгы (72 нче позиция белән) Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) рейтингның хәзерге версиясенә бөтенләй эләкмәгән.

RAEX агентлыгы Россия югары уку йортлары рейтингын өченче тапкыр төзи.

Рейтингка кергән югары уку йортлары саны үзгәрешсез калды - алар 75. Илнең иң абруйлы югары уку йортларының топ-3 шулай ук үзгәрешсез калган- Бу М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International